абага турында



Автор Динара Галеева задал вопрос в разделе Другое

Рөстәмнең могҗиза турындагы хыял ничек тормышка аша? Напишите по татарскому ответ плизз и получил лучший ответ

Ответ от Вахит Шавалиев[гуру]
Абага чәчәге ашап.
Шул кичне Рөстәм яңа әки­ят тыңлады. Әби аны бик тәмләп, бик озын итеп сөйләде. Аның кыскача эчтәлеге менә болай иде.
— Абага — карап торырга гап-гади үсемлек. Исе дисәң— хуш исе юк, яфрагы дисәң — яфрагы да әллә ни түгел. Ләкин шул абаганың искиткеч бер хикмәте бар. Абага чәчәк атмый, диләр. Ялганлыйлар! Ата икән. Мең вә миллион абагалар арасында бер абага очрый, ди, менә шушы күп абагалардан сирәк очрый торганы яз көне, җиде төн уртасында, ике-өч секундка чәчәк ата, ди. Ул чәчәк атканда, яшен яшни, күк күкри, җен-пәриләр чыга, кара урман яктыра, ди. Бу вакыт абага шундый матур була, ди, аның йолдызлардай атып тор­ган чәчәкләреннән күзләр чагыла, ди, аннан таралган хуш истән башлар өйләнә, ди.
Абага чәчәген өзеп, телләре астына кыстырырга өлгергән кешеләр кеше күзенә күренмәс хәлгә киләләр, ди. Дөньяда тереклек булганнан бирле, тылсымлы абага чәчәген өзеп, ке­ше күзенә күренмичә йөрергә теләүчеләр бихисап күп бул­ган, ди. Ләкин андый абаганы табуы кыен икән. Кайберәүләр, илдән илгә йөреп, бөтен гомерләрен әнә шундый абаганы эзләп уздырганнар. Әмма юкка: я таба алмаганнар, я аның чәчәк аткан вакытына туры килмәгәннәр, я чәчәк аткан чакта яшен яшнәүдән, күк күкрәүдән, җен-пәриләрдән куркып, якты­лык нурлары сугудан үлгәннәр.
Менә шуннан соң кешеләр абагадан ваз кичкәннәр, абага чәчәк атмый дип йөри башлаганнар. Әмма ул чәчәк ата икән. Бары тик аның ату вакытын туры китерерлек бәхетле, аның чәчәген курыкмыйча өзә алырлык батыр йөрәкле кеше генә юк, дисәм, хата булыр... Борын-борын заманда андый бәхет­ле, андый гайрәтле бер кеше булган икән, ди. Ул бихисап вакыт кеше күзенә күренмичә йөргән, ди...
Ех, менә хәзер булсын иде ул кеше! Адәм ашаучы фа­шистларны берәм-берәм тотып ярсын иде ул кеше.
Шуннан соң әби Рөстәмгә абага чәчәген өзә алган батыр турында әкият сөйләде. Ай арты ай узды, әби авылга кайтып китте. Ә абага турындагы әкияте, мәңге онытылмаслык бу­лып, Рөстәмнең хәтерендә калды.
Яз җиткәч
Абага турындагы әкият Рөстәмнең холкын да, тормышын да бөтенләй үзгәртеп җибәрде. Әкият аңа шулчаклы нык тәесир итте ки, ул гел шул хакта гына уйлап йөри башлады. Аның абага чәчәген өзеп алырлык батыр буласы килде. Ул элек тә күп укый иде, хәзер исә китапка тагын да ныграк ябышты. Көтепханөгө китаплар алмаштырырга барса, аның үтенеп со­раганы бер генә булды: батырлар турындагы, табигат ту­рындагы китап. Калын-калын романнарны укып чыкты ул. Робинзоннар, юлбарыс тиресе кигән витязьлар, үз йөрәген факел иткән Данколар, Әбугалисиналар, диңгез асларында йөзгән капитаннар, айга очкан инженерлар, кеше күзенә кү­ренмичә йөргән химиклар турында нинди генә романнар укы­мады ул. Ләкин маҗаралары белән баш өйләндергән иң кы­зыклы китаплар да абаганы истән чыгара алмадылар. Кире­сенчә, яхшы әсәр укылган саен, абага тагын да тирәнрәк, тагын да көчлерәк дулкынландырды аны. Хәтта төшенә дә керә башлады ул. Абага чәчәге турында хыялланып йөри-йөри, Рөстәм үзен фронтта, сугыш мәйданында итеп хис кылды һәм язны көтте.
Сихерле чәчәкләр
Ул уянганда, кич якынлашкан иде инде. Уяну белән, төнендә ниндидер бер татлы рәхәтлек сизде. Кулларын-аяк-ларын сузып, тәмләп киерелгән иде — дөп итеп җиргә төште. Имгөнү-фөлөн булмады, шулай да бераз җайсыз төште булсакирәк, чишмә янына чатанлап барды. Салкын су йокыны таратты. Ашыйсы килеп китте. Аз-азлап кимерө-кимерө, ак­тык сохарилар да юкка чыктылар.
Урман акрынлап караңгылыкка чумды. Бу вакыт Рөстәм абагалар янында иде инде. Әбисе аңа абага җиде төн урта­сында чәчәк ата дигән иде. Яз көне, төннәр кыска чакта, җиде төн уртасы кайвакыт була икән? Теләсә кайчан бул­сын — барыбер түгелмени. Бу төнне Рөстәм йоклау түгел, күзләрен дә йоммаячак.
Шулай уйланып утырганда, төнгә салкынча җил бәрде. Кайдадыр күктә каргалар чарылдады. Каты итеп күк күкрәде. Яшнәп, кара урман аша яп-якты тасма сызылып үтте. Ояла­

Ответ от Маргарита ?[гуру]
Задай вопрос в кат Образование

Ответ от 3 ответа[гуру]
Привет! Вот подборка тем с похожими вопросами и ответами на Ваш вопрос: Рөстәмнең могҗиза турындагы хыял ничек тормышка аша? Напишите по татарскому ответ плизз
 

Ответить на вопрос:

Имя*

E-mail:*

Текст ответа:*
Проверочный код(введите 22):*