бэхет



Бэхетлеме кеше доньяда шигырь

Автор Лилия Хасбиуллина задал вопрос в разделе Другое

Нужно написать сочинение на татарском языке нэрсэ ул бэхет! пж и получил лучший ответ

Ответ от Вахит Шавалиев[гуру]
Тормышта бердәнбер бәхет – ул һәрвакыт алга омтылыш Э. Золя
(эссе)
Нәрсә ул бәхет? Үз-үзенә бу сорауны биреп карамаган кеше юктыр. Һәрберебезгә туры килерлек итеп җавап табарга мөмкин дә түгелдер дип, уйлыйм мин. Һәркем бәхет төшенчәсен үзенчә аңлый. Кайберәүләр бәхетне материаль тышлыкта күрәләр, кем өчендер – кешенең ниндидер бер эчке халәте, ә кайберәүләр бәхетне янындагы үзеннән башка берәүдә күрәләр.
Мин дә бу сорау турында еш уйлыйм. Мин – татар авылында укытучылар гаиләсендә үскән гади авыл кызы, мин – балаларым өчен әни, ирем өчен тормыш иптәше, укучыларым каршында – һәр сорауга җавап бирергә тиешле укытучы.
Мин – табигать баласы. Шуңадыр табигать кочагында йөрергә, урман шавын, кошлар сайраганын, чишмәләр җырлаганын, яңгыр яуганын яратам. Җырларда җырланганча “үз илемдә ямьле миңа бәрәңге бакчасы да”. Мин туган ягымның, туган илемнең балачагымдагы төсле матур, тыныч, имин һәм бәхетле булуын телим. Моның өчен дәрес вакытында укучыларымда туган якка мәхәббәт, табигатькә сакчыл караш тәрбияләргә тырышам.
Мин – әни. Янымда ике улым һәм тормыш иптәшем булу минем өчен зур бәхет. Ләкин бәхет күбәләк кебек. Аның артыннан кусаң,ул синнән кача, игътибарыңны башкага юнәлтсәң иңнәреңә килеп куна. Димәк, гел бер нәрсә – бердәнбер бәхетең турында уйланып утырырга ярамый. Шул ук вакытта берни эшләмәү дә дөрес түгел. Бәхет артыннан куарга түгел, алга омтылырга-тулы тормыш белән яшәргә кирәк. Шул вакытта бәхет “күбәләге” гел яныңда булыр дип уйлыйм мин. Ике улымны җәмгыятькә файдалы, тормыш алып барырга сәләтле акыллы, тәртипле татар егетләре итеп тәрбияләү минем изге бурычым. Моның өчен һәрвакыт алга барырга, киләчәк турында уйларга кирәк. Бу омтылыш үзе бәхет.
Мин – укытучы, үз эшемне яратам. Яраткан һөнәрем белән шөгыльләнергә яратам. Укытучы һөнәре минем өчен нәрсә соң?
– үз-үземне танып белү;
– үземнең кирәк икәнлегемне аңлатучы һәм эшемнән канәгатьләнү ала торган шөгыль;
– миңа тормышта көч һәм алга этәргеч биреп торучы һөнәр;
– һәрвакыт яраткан кадерле кешеләрем янында булырга мөмкинлек бирүче һөнәр;
– үземдә кимчелек дип санаган сыйфатларны юкка чыгарырга яки киметергә мөмкинлек бирүче һөнәр.
Мин укучыларымны яхшылыкка, бер-берсен хөрмәт итәргә, намуслы, гадел булырга өйрәтәм. Балаларны яратам, аларда шәхес күрергә тырышам.
Балалар күңеле безгә тапшырылган бит. Нәкъ менә укытучы балаларга чиксез олы дөньяда үз урынын табарга ярдәм итәргә тиеш. Сабыйларның барысы да башлана гына бит әле! Шуңа күрә минем кредом: зыян китермә!
“Яраткан кешеләрдән генә үрнәк алалар. Уңышка ирешкәннәрне генә яраталар” дигән әйтем бар. Мин дә бу сүзләр белән килешәм. Сине яратканнарын белү нинди бәхет!! Ә менә уңышка ирешү өчен һәрвакыт эзләнергә, өйрәнергә, укырга – алга омтылырга кирәк. «Кешегә сабый чагыннан ук һәм һәрвакыт укырга кирәк. Барлык күренекле галимнәр башкаларны өйрәтү белән генә чикләнмәгәннәр, үзләре дә гомерләренең ахырына кадәр укыганнар. Укудан туктасаң, башкаларны укыта алмаячаксың,» – дип әйткән Д. С. Лихачев.
Сезнең игътибарыгызга сөйләшү тәкъдим итәм.
Бервакыт укучы укытучыдан сораган:
– Укытучым, яшәешнең мәгънәсе нидән гыйбәрәт?
– Кемнең яшәеше? – дип шаккаткан укытучы.
Укучы:
– Кеше яшәеше.
Укытучы азрак уйланып торгач болай дигән:
– Әйдәгез, бергәләп җавап эзлибез.
– Бәлки, яшәешнең мәгънәсе мәхәббәттәдер? – ди беренче укучы.
– Начар түгел. Әмма тормышыңның ахырында минем тормышым зая узмады дип әйтергә бу җитәрме?
Шул вакыт икенче укучы:
– Минемчә, яшәешнең асылы – үзеңнән соң гасырларга җитәрлек мирас калдыру.
Өченче укучы куркып кына болай ди:
– Бәлки ул яшәешнең асылын, мәгънәсен эзләргә кирәк түгелдер? ссылка ссылка
Источник:

Ответ от Гимапк кккцкукцукцукц[новичек]
КТО ЭТО СПИСЫВАТЬ БУДЕТ

Ответ от фания Нигметзянова[активный]
Бэхет- бу доньяда бэхетле хэм бэхетсез кешелэр бик куп. Бэхетле кешелэр нинди сон ул? Бэхетле кеше дип телефоннары хэм планшетлары булган кешелэр тугел, э кемнен эти-энисе бар, гаилэсе, горурланып яшэуче туганнары, авыр чакларында янэшэ булган дуслары булган кеше ин бэхетле кеше бу доньяда. Мин бик бэхетле кеше, янэшэмдэ эти-энием дэ, дусларым да, туганнарым да, бар. Э бар бит кешелэр, балалар: аларнын ойлэре, ашарга ризыклары, киемнэре, эти-энилэредэ юк бит. Э без бу доньяга рэхмэт эйтеп соенеп яшэргэ тиеш. Ботен эйберебез дэ бар. Аллага шокер)

Ответ от Гузель Махмутова[новичек]
"бэхет уз-узенэ тугры каледа" сочинения на татарском языке

Ответ от 3 ответа[гуру]
Привет! Вот подборка тем с ответами на Ваш вопрос: Нужно написать сочинение на татарском языке нэрсэ ул бэхет! пж
спросили в Любовь
красивые слова про любовь на татарском, с переводом
Кадерлем, син шундый искиткеч матур, синен янында мин ин бэхетле кеше доньяда!
Дорогая, ты
подробнее...
спросили в Алмада
Краткая биография Абдулла Алиш на татарском
Абдулла Алиш — Муса Җәлилнең көрәштәш дусты, ба­тыр йөрәкле солдат — әсирлектә дә үзенең кешелекле
подробнее...

помогите пожалуйста задали написать биографию о Фанис Яруллин на татарском но с переводом!)
Тулы исеме: Фәнис Гатаулла улы Яруллин.
Туган көне: 1938 нче елның, 9 нчы феврале.
Туган
подробнее...
спросили в Булган
помогите пожалуйста написать сочинение на татарском языке (Гашыйклар тавы, Илдар Юзеев)
#yahrefs548960#
Инша / Илдар Юзеев —яшьлек һәм батырлык җырчысы
Батырларга бай ул безнең
подробнее...

краткий рассказ про Абдулла Алиш, на татарском
Абдулла Алиш — Муса Җәлилнең көрәштәш дусты, ба­тыр йөрәкле солдат — әсирлектә дә үзенең кешелекле
подробнее...
Ответ от 3 ответа[гуру]
Привет! Вот еще темы с похожими вопросами:
спросили в Кешью
Как правильно пишется: "кеш" или "кэш? "
Кэш или кеш (англ. cache, от фр. cacher — «прятать» ; произносится [kæʃ] — «кэш» ) —
подробнее...
спросили в Кешью Кеша
Курица с кешью
Курица в кисло-сладком соусе с кешью.

На 4 порции:
4 куриные грудки без кожи и
подробнее...
спросили в Кешью Кеша
как сделать проверку кеша в steam
библиотека>правой кнопкой на ярлычок игры>свойства>локальные файлы>проверить
подробнее...
спросили в 7 год
Как называется дерево на котором плоды орех кешю?
Орехи кешью впервые были обнаружены на Амазонке, а затем завезены в большинство тропических стран.
подробнее...
 

Ответить на вопрос:

Имя*

E-mail:*

Текст ответа:*
Проверочный код(введите 22):*