бер хэрефкэ башланган хикэя



Автор Волчок задал вопрос в разделе Гуманитарные науки

Помогите с татарским переведите плиз. Жэйге каникулнын ин кызыклы бер конен исегезгэ тошерегез. Хикэя язагыз и получил лучший ответ

Ответ от Вахит Шавалиев[гуру]
Инша / Җәйнең бер көне
Җәйне яратмаган кеше юктыр ул бу дөньяда. Әлбәтта, бала-чага өчен җәй – өч айга сузылган зур бәйрәм, чөнки китаплар һәм мәктәп турында онытып торырга мөмкин.
Шундый җәйнең бер көне турында сөйләп китәсем килә минем. Без балачакта гел бергә уйнап үскән өч малай җәйне мәшәкатьсез, дәресләр турында уйламыйча гына үткәрә идек. Шундый бер көнне без урманда үткәрергә уйладык. Җәйге урманда бит бик рәхәт! Анда җиләс һәм тыныч, кошларның матур итеп сайрауы таң калдыра, ә иң мөһиме – урманда рәхәтләнеп җир җиләге, кура җиләге белән тамак туйдырып кайтасын. Ә куян яки керпе күрә алсаң – үзе бер зур вакыйга!
Безнең якларда зур кара урманнар юк. Дөресен әйткәндә, кечкенә агачлыклар, анда төз каеннар, баһадир имәннәр, биек усаклар үсә. Кайсебер якта олы чыршы-наратларның куе яшеллеге күренгәли. Ә урман җәнлекләреннән җитез куянны, эшчән керпене һәм дә хәйләкәр төлкене генә очратырга мөмкин.
Ул көнне без иртән иртүк торып, тиз генә юынып, ашап, кәрзиннәребезне күтәреп юлга чыктык. Урманга юл ике сәгать вакытны ала иде. Көн бүген бик эссе булырга охшаган. Көнчыгышта күк йөзе ал ут кебек яна, һава чиста һәм якты. Кайдадыр сандугач иртәнге җырын җырлый, авылда әтәчләр яңа көнне каршылап кычкыралар, ә көтүче малларны яланга ашыктыра инде. Урманга без кояш кыздыра башлаганчы барып җитәргә ашыктык.
Без агачлыкка килеп җиткәндә, беренче кояш нурлары каеннарның яшелендә уйный башлаган иде инде. Аяк астындагы үләндә чык тамчылары ялтырый. Урман эчендә кошларның моңлы тавышлары агыла, барлык табигать яңа көнне каршылый, төнге җиләс һава әкрен генә күтәрелеп бара.
Без кошлар тавышын тыңлый-тыңлый урман эченә үттек. Тар урман сукмагы безне кечкенә генә яланга алып чыкты. Ялан кояш нурларында иркәләнә иде. Ә иң кызыгы шунда – ямь-яшел үлән өстендә әллә күпме кызыл нокталар ята, әлбәтта, бу җир җиләге! Без барыбызда җиргә утырып хуш-исле җиләкне башта туйганчы корсакларыбызга, аннары кәрзиннәргә тутырдык.
Безнең кәрзиннәребез тулганда көн уртасы якынлашкан иде инде. Кошлар тавышы тынган, тик тукран гына арымыйча тукылдый да тукылдый. Без авыр кәрзиннәребезне күтәреп сукмак буенча экрен генә атладык. Сукмак безне бу юлы чылтырап аккан саф чиста сулы чишмәгә алып килде. Авыр кәрзиннәребезне дәү чыршы астына куеп без тәмле суны эчеп ял итеп алырга киңәшләштек. Шулай урман тавышларына колак салып утырганда кинәт кайдадыр бездән ерак түгел генә ботаклар шыгырдауы ишетелде һәм күз ачып йомганчы безнең каршыдан гына бер зур соры куян йөгерде дә юк та булды.
Аннары без үзебезнең юлыбызда тукранны очраттык, ул безнең башлар очында гына тырыша-тырыша эшен башкара иде. Без аны куркытмыйча гына юлыбызны дәвам иттек.
Көн кызу, тузанлы, бөркү иде. Без авылга кайтып җиткәндә кояш көнбатышка якынлашып җитте. Арып-талып, ачыгып кайтып кердек без өйгә, ләкин барыбызда бик шат идек, чөнки бу җәйге көнне без файда белән үткәрдек. Без бу көнне салкын кыш килгәч тә хуш-исле җиләк вареньесе белән тәмле чәй эчеп искә алырбыз.
ссылка

Ответ от LTemp LTemp[гуру]
Вспомните самый интересный день ваших летних каникул. Напишите рассказ.

Ответ от Айдар Хайриев[новичек]
помогите мне написать сочинение по татарскому языку про мин ял конен ничек уткэрергэ телим

Ответ от Анастасия Степанова[новичек]
"Без хаман шулай :кыш конендэ жэйне. жэй конендэ кышны сагынабыз" дигэн темага хикэя языгыз.

Ответ от Аделя Степанова[новичек]
сочинение на тему ин яратып эшлэгэн эшен

Ответ от Наиля Заляева[новичек]
ааааааааааааааааааааааааа

Ответ от POPKA POPKAVICH[новичек]
Реклама рэвешендэ "МЭКТЭБЕМ" дигэн темага шигырь! Булышыгз пожалуйта, иртэгэгэ ТАТАРЛАР!

Ответ от 3 ответа[гуру]
Привет! Вот подборка тем с ответами на Ваш вопрос: Помогите с татарским переведите плиз. Жэйге каникулнын ин кызыклы бер конен исегезгэ тошерегез. Хикэя язагыз
спросили в Алия Бет Аль Баки
Пословицы и поговорки на татарском языке про работу
Эш-хезмәт. Аның вакыты, сыйфаты һәм нәтиҗәсе. Күмәк эш, өмә

Авызындагы тешенә бакма,
подробнее...
спросили в Дист
Помогите пожалуйста написать сочинение на татарском языке на тему "Муса Джалиль и Фатих Карим ватанга бирелгэн шагыйрь"
Инша / Муса Җәлилнең фронт лирикасы
Фашизмга каршы көрәштә катнашу Муса Җәлилгә бик күп
подробнее...
спросили в Бери
БЕРИ и ВЛАВСТВУЙ....Это про ТЕБЯ????
Бери и блядствуй... про
подробнее...
Ответ от 3 ответа[гуру]
Привет! Вот еще темы с похожими вопросами:
спросили в Другое
груша бера люка описание сорта
Груша сорт Бере Люка :

#yahrefs58156#

#yaimg23288#

Особенности:подробнее...
 

Ответить на вопрос:

Имя*

E-mail:*

Текст ответа:*
Проверочный код(введите 22):*