галиаскар камал биография



Автор Neymat valiev задал вопрос в разделе Литература

Биография Галиаскара Камала на татарском, где можно найти? и получил лучший ответ

Ответ от Вахит Шавалиев[гуру]
Татар әдәбиятының классик язучысы, драматург, шагыйрь, журналист, әдәбият тәнкыйтьчесе, җәмәгать эшлеклесе Галиәсгар Камал (Галиәсгар Галиәкбәр улы Камалетдинов) 1879 елның 6 гыйнварында (искечә 1878 елның 25 декабрендә) Казан шәһәрендә һөнәрче-мехчы гаиләсендә дөньяга килә. Сабый вакыты әнисе Мәүгыйзәнең туган җире Түбән Масра дигән авылда (Татарстанның хәзерге Арча районы) әби-бабалары тәрбиясендә уза. Алты яшьләренә җиткәч, шунда мәктәпкә йөри башлый, аннары, Казанга кайтарылып, укуын өүвәл «Госмания» һәм «Халидия» мәдрәсәләрендә, соңра, 1893-1900 елларда, шул заманның алдынгы мәдрәсәләреннән саналган «Мөхәммәдия» дә дәвам иттерә. Бер үк вакытта «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе янындагы өч сыйныфлы русча мәктәптә дә башлангыч белем ала. Мәдрәсәдә укыган елларында әдәбият һәм театр сәнгате белән кызыксына башлый: рус театрында барган спектакльләргә яратып йөри, сәхнә өчен язылган төрекчә, русча китапларны мавыгып укый. Ниһаять, үзендә дә иҗат дәрте уянып, 1898 елда «Бәхетсез егет» дип исемләнгән тәүге драмасын яза. Күп тә үтми, икенчесе дә языла («Өч бәдбәхет»). Бу ике оригиналь әсәр һәм Г. Камал тарафыннан тәрҗемә ителгән төрек драматургы Нәмык Кәмалның «Кызганыч бала» («Заваллы чуҗык») драмасы 1900 елда Казанда аерым китаплар булып басылып чы¬галар. Бер үк вакытта яшь автор шигырьләр, хикәяләр яза, тәрҗемә өлкәсендә эшчәнлеген җәелдереп җибәрә. «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тәмамлагач, Г. Камал халык арасында аң-белем, мәгърифәт тарату эшенә үзеннән өлеш кертү максаты белән 1901 елда «Мәгариф көтебханәсе» исемендә китап бастыру һәм сату ширкәте оештыра һәм 1905 елларга кадәр бу ширкәтнең эшенә җитәкчелек итә, аннан соң да пайчы сыйфатында ширкәтнең эш-гамәлләренә якыннан катнашуын дәвам иттерә. Бу елларда ул берничә тапкыр Төркиягә сәяхәт ясый, һәр барган саен аннан Казанда сатып тарату өчен күпләп төрекчә китаплар алып кайта. Русиядәге 1905-1907 еллардагы инкыйлаб Г. Камалның мәдәният өлкәсендәге иҗтимагый эшчәнлеге һәм әдәби иҗаты киңәюгә тагы да зур этәргеч була. 1905 елның октябреннән ул Казан-да чыга башлаган татарча беренче газета «Казан мөхбире» ндә эшләргә керешә, ә бераздан, 1906 елның февралендә, милли-демократик юнәлештәге «Азат» газетасына күчә, аның фактик мөхәррире була. Шул ук елның июнендә бу газетаның исеме «Азат халык» дип үзгәртелеп, ул бөтенләй Г. Камал нә¬ширлеге һәм мөхәррирлегендә чыга башлый. Ләкин «Азат халык» ның да го-мере озын булмый: унбиш саны чыккач, милли һәм социалистик эчтәлектәге мәкаләләр бастырга-ны өчен, газета урындагы хакимият тарафыннан туктатыла. Әдипнең шуннан соңгы газетачылык хезмәте башлыча педагог һәм тел галиме Әхмәтһади Максуди (Садри Максуди-Ареалның абыйсы) мөхәррирлегендә чыккан «Йолдыз» газетасы белән бәйле, ул анда 1917 елның октябренә кадәр эшли. 1908-1909 елларда Г. Тукай белән бергә милли-демократик эчтәлектәге «Яшен» исемле көлке журналы чыгара. Г. Камал, бу журналның нашире, рәсми мөхәррире булуы белән беррәттән, анда күпсанлы мәкалә, шигырьләре һәм үзе ясаган карикатуралары белән дә актив катнаша. Бу чорда Г. Камалның драматургия өлкәсендәге иҗади уңышлары, татар театры сәнгатен тудыру юлындагы иҗтимагый һәм гамәли эшчәнлеге аеруча игътибарга лаек. 1906 елның 22 декабрендә «Гыйшык бәласе» төрекчәдән Г. Кәрам тәрҗемәсе) һәм «Кызганыч бала» (Нәмык Кәмал әсәре, Г. Камал тәрҗемәсе) пьесалары буенча Казанда беренче мәртәбә ачык спектакль уйнала. Әдипнең якыннан катнашуы һәм матди, гамәли ярдәме белән оештырылган шушы ачык спектакль уйналу көне татар мәдәнияте, сәнгате тарихына милли профессиональ театрның туу датасы булып теркәлә. Профессиональ милли театр барлыкка килү Г. Камалның иҗади дәртен бермә-бер арттырып җибәрә. 1907-1912 елла
дәвамы:

Ответ от Profile/id44894369-Стукач[гуру]

Ответ от 3 ответа[гуру]
Привет! Вот подборка тем с похожими вопросами и ответами на Ваш вопрос: Биография Галиаскара Камала на татарском, где можно найти?
Камал Галиаскар на Википедии
Посмотрите статью на википедии про Камал Галиаскар
 

Ответить на вопрос:

Имя*

E-mail:*

Текст ответа:*
Проверочный код(введите 22):*