гариф гобэй маякчы кызы



Агыйдел сочинение

Автор Ilshat Gaifullin задал вопрос в разделе Другое

помогите по татарскому языку написать сочинение на тему маякчы кызы от афтора гариф гобэй и получил лучший ответ

Ответ от Вахит Шавалиев[гуру]
Агыйделдә таң ата. Рухны күтәрә, дәрт уята, тәнгә көч бирә торган салкынча таң. Агыйдел таңы. Тын. Бик тын. Күктә соңгы йолдызлар сүнә. Куаклар артындагы түгәрәк күлдә ана үрдәк, бак-бак килеп, балаларын йокыдан уята. Әнә Агыйдел – үзе турында бик күп җырлар җырлаткан, әкиятләр сөйләткән ямьле Агыйдел! Аның өстеннән акрын гына сыек томан күтәрелә. Су читендә ялгыз көймә. Ул салмак кына чайкала. Ә әнә тегендә, Агыйделнең аргы як читендәге сирәк камышлыкта, түшен тәкәббер киереп, шул ук вакытта бик сакланып, аккош йөзә. Илсөяр, шуларның барысына да сокланып карап торды да, әкрен генә әйтеп куйды: – Шундый матур, әти, шундый матур тышта... Бу вакытта Мәрдән абзый киенеп беткән иде инде. Ул, әкрен генә килеп, тәрәзәдән карады һәм кызына эндәште: – У-у, матур икән шул, – диде ул, – әйдә, акыллым, минем белән, маяк сүндерергә... – Әйдә, әти. Минут үтүгә, алар Агыйдел ярына чыгып бастылар. Илсөяр, шатланып, иркен сулады. Иркәләнеп, әтисенең биленә башын куйды. – Таң атканда бигрәк тә матур инде безнең бу Агыйдел, әти, әйеме? – Әйе шул, кызым. – Ә-әнә теге буйлар нинди матур булып кызарып килә. Кояш шуннан чыга, әйе бит, әтием? – Әйе, кызым. – Кәмәш әби ялганлаган. Аны солдатлар күсәк белән каерып чыгармый, әйе бит, әтием? Мәрдән абзый көлде. Илсөяр дә көлде; аннан әтисен ярның куерак чирәмле урынына җитәкләп килде дә сөенеп әйтеп куйды: – Шунда утырып торыйк, әти... Бераз гына... Ата белән кыз куе үләнле текә ярдан аякларын салындырып утырдылар да, сөйләшеп табигатьнең ямен җибәрүдән курыккандай, тынып калдылар.

Ответ от 3 ответа[гуру]
Привет! Вот подборка тем с похожими вопросами и ответами на Ваш вопрос: помогите по татарскому языку написать сочинение на тему маякчы кызы от афтора гариф гобэй
 

Ответить на вопрос:

Имя*

E-mail:*

Текст ответа:*
Проверочный код(введите 22):*