табышмак



табышмаклар

Автор Виктор Мишаков задал вопрос в разделе Воспитание детей

нужны загадки на татарском языке на любую тему! и получил лучший ответ

Ответ от Вахит Шавалиев[гуру]
Шәүкәт Галиев
Табышмаклар
Көзме, кышмы, язмы, җәйме,
Тыңламый, нишләтәсең —
Кар-буранда, җил-яңгырда
Салмый ул эшләпәсен.
(Кадак. )
Авызына башны тыгып
Карадым, курыкмадым.
Аннары, башына менеп,
Рәхәтләнеп йокладым.
(Мич. )
Башка җирләре бик дөрес,
Бер генә ялгыш монда:
Түгел никтер урынында
Мөгезе — борынында!
(Мөгезборын. )
Сакаллы булып туган ул,
Сакаллы сабый булган.
Парикмахерга кермәгән,
Сакалын кистермәгән.
(Кәҗә.)
Су өстендә җәяү йөрим,
Тып-тып басып атлыйм мин,
Иң тирән җирдән үтәм,
Өз генә дә батмыйм мин.
(Боз өстендә.)
Бар җирне кызылга буяр,
Әмма канга буямас.
Кайчан гына атса да ул,
Беркем куркып уянмас.
(Таң.)
Бик күп телләрне белсә дә
Сөйләшми бер телдә дә.
Өйрәним дисәң өйрәтә,
Карышмый беркемгә дә.
(Сүзлек. )
Йөртәләр аны һәрвакыт
Каты-каты типкеләп,
Җан-фәрманга йөгерә ул,
Тормый бер дә үпкәләп.
(Футбол тубы. )
Морзе азбукасы белән
Тукылдата тук-тук-тук:
— Тик торганым юк, юк, юк,
Шуңа күрә мин тук, тук!
(Тукран. )
Ешне генә ярата ул,
Булганы юк уенда;
Аннан башка үткәрәләр —
Үзе килми туена.
(Сабан. )
Мөҗәһит
Табышмаклар:
Нәкый Исәнбәт
Татар халык табышмаклары

Ответ от CRISTIANO RONALDO[новичек]
Акыллыга да әйттем − Уйлады да белде; Акылсызга да әйттем − Тыңлады да көлде. (Табышмак) * Югалткан әйберең түгел, − Эзләмичә тапмыйсың. (Табы

Ответ от 3 ответа[гуру]
Привет! Вот подборка тем с похожими вопросами и ответами на Ваш вопрос: нужны загадки на татарском языке на любую тему!
 

Ответить на вопрос:

Имя*

E-mail:*

Текст ответа:*
Проверочный код(введите 22):*