вакытлы матбугаттан



Гомбэлэр турында сочинение

Автор Луи задал вопрос в разделе Домашние задания

Помогите пожалуйста написать сочинение на татарском языку " Килэчэк турында хыяллармы" и получил лучший ответ

Ответ от Вахит Шавалиев[гуру]
Киләчәгем — минем кулымда
Мин 8 нче сыйныфта укыйм. Кайчакларда берүзем генә калып уйланып утырырга яратам. Үзеннән-узе күңелгә “Киләчәктә кем булырга? ” дигән уйлар килә.
Тирә-ягымда искиткеч күп профессия кешеләре яши. Ә миңа кем булырга? Нинди һөнәр сайларга? Башта уйлар өермәсе, алар мине кызыктыра да, икеләндерә дә, киләчәккә дә чакыралар. Гел-гел әти-әни янында гына яшәп булмый бит инде.
Мин хыял диңгезендә йөзәм. Бу диңгездәге дулкыннар әле бу, әле теге ярга китереп бәрәләр. Кайчакта батып та калам, ниндидер илаһи көч тартып ала тагын үземне. Ә кайчакларда мин якты киләчәгемә-хыялымда күз алдына китергән киләчәгемә таба “йөзәм”. Ә ул шундый якында гына, шул ук вакытта бик ерак та. Минем әле мәктәпне тәмамлыйсым, хыялымны тормышка ашырырга ярдәм иткән уку йортына кереп, югары белем аласым бар. Аннан алган белгечлегем буенча эшлисе дә, эшлисе... Ләкин таныш-белешләремнән шуны беләм: югары белем турында диплом була торып та эшкә урнашу бик авыр икән, чөнки белгечлек буенча тәҗрибә кирәк, имеш. Эшләп карамагач, каян тәҗрибә булсын инде?! Ә хәзер сезгә серемне чишәм. Мин киләчәктә журналист булырга телим. Газета-журналларны, әдәби китапларны су урынына эчәм. Тел фәннәренә ныклап әзерләнәм. Бүгенге көн таләпләре буенча, мәктәп укучысы үз ана телен, рус телен һәм бер чит телне камил белергә тиеш.
Минем әнием әдәби әсәрләрне бик яратып укый. Без “Казан утлары” журналын, республикабызда чыга торган күп санлы газеталар алабыз. Өйдә аларны укыгач, теге яки бу мәкаләгә карата үз фикерләребез белән уртаклашабыз.
Журналист — ул беркайчан да искерми торган профессия, чөнки ул халыкны өр-яңа хәбәрләр, яңалыклар, вакыйгалар белән таныштырып тора, халыкка рухи азык бирә. Аның аралаша белү әдәбе, сөйләм культурасы югары булырга тиеш. Журналист урыннардан хәбәрләрне”кайнар таба”дан төшкәч тә “авыз итәргә” ярата. Шуның белән ул халыкка якын тора да. Редакциягә килгән хатлар белән дә журналист эш итә. Ә хатларда — кеше язмышлары. Алар үз хәсрәт-кайгыларын уртаклашалар, кемнәндер ярдәм көтәләр. Аннан соң эч-сереңне уртаклашырдай психолог сыйфатларына да ия булырга кирәк. Журналист алда санап үтелгән шушы сыйфатларга ия буырга тиеш дип уйлыйм. Үзем дә киләчәктә шул “кайнар табада ризыклар әзерләргә” телим.
Интернет тормышыбызга көннән-көн ныграк үтеп керсә дә, халык вакытлы матбугаттан читләшми. Дөньяда, илебездә булган хәбәрләрне журналист халыкка көне-сәгате белән җиткереп тора. Димәк, минем хезмәтем халкыма кирәк. Ә дөньяда яшәгәндә үзеңнең кемгәдер кирәклегеңне тою — нинди зур бәхет! Шуның өчен киләчәгемне мин халкыма хезмәт итүдә, аңа кирәкле булуда күрәм.
Балачагымны үтеп, киләчәгемә атлыйм. Балачагым уйлары киләчәгемә алып бара. Ә киләчәгем шундый якты, серле һәм кызыктыргыч. Уйларым-хыялларым белән мин киләчәк илендә яшим. Вакытлар үтеп, хыялларым хыял булып кына калмасын, чынга ашсын иде. Ә хыялларны чынга ашыру — минем кулымда. Димәк, миңа тырышып укырга, ягъни, “ташка кадакны күбрәк кагарга” кирәк. Мин балачагымнан хыялый киләчәгемә тәпи атлап, зур тормыш юлына чыгарга, хыялым үрләренә менеп җитеп, шул үрләрдә озак-озак ныклап басып торырга тиеш.
Балачак уйлары, хыяллары (әгәр дә алар чын күңелдән һәм саф булса) тормышка аша, диләр.
Минем киләчәгем — минем кулымда.

Ответ от 3 ответа[гуру]
Привет! Вот подборка тем с ответами на Ваш вопрос: Помогите пожалуйста написать сочинение на татарском языку " Килэчэк турында хыяллармы"
спросили в Ле Лила РНЕ
суз турында сочинение
«Сүз күңелдә очкын булып көйри,
Сүз арыслан итә йөрәкне»
(Г. Афзал)
Халык җырларын
подробнее...
спросили в Новый год Кигали
кышкы матурлык турында сочинение
Инша / Кышкы урман
Кыш − табигать фасыллары арасында иң салкыны. Алтын көз үтүгә, таягына
подробнее...
спросили в Сочинения Туканы
Сочинение Габдулла Тукая на татарском.
Тукай турында татарча материал: #yahrefs399122#
Х, Якуповның Тукай картинасы буенча
подробнее...
спросили в РНЕ
Сочинение на тему "Гаилэнен матур гадэтлэре" на татарском пожалуйста.
Сочинение / Мин гаиләмне яратам
Мин бәләкәй чакта, 2008 ел илебездә Гаилә елы дип игълан
подробнее...
спросили в РНЕ Чишмы
помагите пожалуста написать сочинение на тему" белемнен тормышта әхмияте нәрәдә ? " по татарски пожалуста
Сочинение / Белемнең тормыштагы әһәмияте

"Китап − белем чишмәсе" дигән мәкаль бар. Без
подробнее...
Ответ от 3 ответа[гуру]
Привет! Вот еще темы с похожими вопросами:
спросили в Булган Ле Аль
Напишите сочинение на татарском языке плииз. Нужно срочно! Тема: "Казан-Татарстаннын башкаласы".
Сочинение / Мәңге яшь шәһәр
Иркәли җанны Идел һавасы,
Ишетәм синдә әнкәм авазын.подробнее...
спросили в Другое РНЕ
Сочинение по татарскому языку на тему "гаилямнен матур гадатларэ"
Сочинение / Мин гаиләмне яратам
Мин бәләкәй чакта, 2008 ел илебездә Гаилә елы дип игълан
подробнее...
спросили в Айнур Рендал
напишите на татарском хикэя: үзем турында плис
Сочинение / Үзем турында
Минем исемем − Айгөл, фамилиям − Нуриева. Мин 1995 нче елның 16 нчы
подробнее...
спросили в Алга Булган
сочинение на татарском языке моё любимое домашнее животное кошка
А здесь про кошку: #yahrefs507214#
/ Хайваннар − кешеләрнең ярдәмчесе

Йорт
подробнее...
спросили в Булган
Помогите составить сочинение на татарском языке, про войну
Сочинение / Алар Ватанны сакладылар
1941 нче елда безнең илебезгә фашист гаскәрләре басып
подробнее...
спросили в Булган ХИСИ
Помогите написать сочинение на тему (70 лет победы) на татарском языке заранее спасибо!
Сочинение / Бөек Җиңү бәйрәмендә
Бөек Ватан сугышының тынганына җитмеш ел вакыт үтте. Мин үзем
подробнее...
спросили в Булган
сочинение туган як
Кеше тормышындагы иң мөһим нәрсәләрдән, минем
подробнее...
спросили в Булган ИДЕК
батырлык турында хикэя (сочинение) на татарском языке
Сочинение / Батырлык
Безнең заманда кешеләр батырлык эшләргә атлыгып тормыйлар. Ни өчен икәнен
подробнее...
Навсикая из Долины ветров на Википедии
Посмотрите статью на википедии про Навсикая из Долины ветров
 

Ответить на вопрос:

Имя*

E-mail:*

Текст ответа:*
Проверочный код(введите 22):*