Автор Алиса задал вопрос в разделе Прочее образование
биография татарского поэта гомэра баширова 1901 года по 1999 года зорание спс :)) и получил лучший ответ
Ответ от Вахит Шавалиев[гуру]
Гомәр Бәшир улы Бәширов — күренекле татар язучысы, фольклорчы, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (1996)
Тормыш юлы
1901 елның 7 гыйнварында элеккеге Арча волостеның Яңа Сала авылында крестьян гаиләсендә туа. 7 яшеннән мәзиндә кыш буе белем ала, икенче елны мәдрәсәгә керә. Ләкин ул мәдрәсәне тәмамлый алмый: аның абыйсын солдатка алалар. Әтисе бик еш авырый башлаганга күрә, төп авырлык Г. Бәширов җилкәсенә төшә.
1919 елның җәендә язучы Арча өязенең Урта Бирәзә авылында укытучы булып эшли башлый. 1920 елда яшь укытучы Кызыл Армиягә алына. Армиядә өч ел хезмәт итә, Врангель һәм Махнога каршы сугыша, Кырымны яулауда, Сиваш сазлыгын кичүдә катнаша.
Армиядән кайткач, махсус курслар тәмамлап, совет милициясе һәм юстиция органнарында эшли. Ләкин әдәбиятка мәхәббәте аны журналистика өлкәсенә алып килә. 1932 елдан ул "Кызыл Татарстан" гәзитендә, бераздан "Совет әдәбияты" журналында эшли башлый. Аның бик күп мәкаләләре, очерклары, хикәяләре басыла. 1937 елда язучының атаклы "Сиваш" повесте басылып чыга. Бу әсәр бик тиз тарала һәм Г. Бәшировны күренекле язучылар сафына чыгара.
Язучының "Намус" романы аеруча уңыш казана. Ул 1948 елда басыла. Халыкның Ватан сугышы чорындагы фидакяр хезмәтен яктырткан бу әсәр өчен Гомәр Бәшировка, 1951 елда, икенче дәрәҗә ССРБ Дәүләт премиясе бирелә.
1968 елда язучы татар халкының гореф-гадәтләрен яктырткан "Туган ягым – яшел бишек" исемле автобиографик әсәрен тәмамлый. 1978 елда Г. Бәшировның "Җидегән чишмә" романы басылып чыга. Әсәр табигатьне саклау өчен көрәш темасына багышланган.
Г. Бәширов – фольклор әсәрләрен туплап, Бастырып чыгару эшенә дә күп көч куйган язучы. "Туксан тугыз мәзәк", "Мең дә бер мәзәк" исемле китаплар аның хезмәт нәтиҗәсе. Язучы әдәби тәнкыйть үсешенә дә үз өлешен кертә.
Гомәр Бәширов – озак еллар буе җәмәгать эшләре алып барган язучыларның берсе. Ул Татарстан Язучылар берлеге рәисе була. Берничә мәртәбә ССРБ һәм РСФСР Язучылар союзы идарәсе составына кертелә. Ике мәртәбә ССРБ Югары Шурасына депутат итеп сайлана.
1999 елның 7 маенда Казанда вафат була.
ссылка
Гумер Баширов родился в деревне Янасала (ныне Республика Татарстан) в семье крестьянина-середняка. До 13 лет учился у муэдзина, затем в деревенской школе, летом помогал родителям. В 1919—1920 годах Г. Баширов работал учителем в школе 1-й ступени. В 1920 году был мобилизован в РККА. Участвовал в боях за Перекоп и с махновскими бандами. Из армии демобилизован в 1924 году. В 1925—1929 годах служил в органах рабоче-крестьянской милиции, был народным судьёй. В 1929—1932 годах работал в органах юстиции в сельских районоах Татарской АССР. В 1932 году он назначен редактором районной газеты, а затем работал литературным сотрудником и зав. отделом областной газеты «Кызыл Татарстан». В 1936—1944 годах Г. Баширов на редакторской работе в журнале «Совет ?д?бияты», в Татгосиздате и радиокомитете Татарской АССР. В 1944—1948 годах редактор Таткнигоиздата. В 1934 году окончил Институт марксизма-ленинизма.
Депутат ВС Татарской АССР (1951—1955). Депутат ВС СССР (1954—1962). Председатель правления СП Татарии (1949—1953). Секретарь СП РСФСР по национальным литературам (1950—1958). Почётный гражданин города Казани. Член Совета аксакалов.
Умер Г. Б. Баширов 7 мая 1999 года. Похоронен на Татарском кладбище в Ново-Татарской слободе Казани