аксыл корэн каурый жылысы



Автор Азалия Закиева задал вопрос в разделе Домашние задания

Помогите по татарскому. очень сильно нужно плиззззззззз !!!нуңно на ЗАВТРА . и получил лучший ответ

Ответ от Вахит Шавалиев[гуру]
Сочинение / Тутый кош
Тутый кош ул − матур һәм күңелле кош. Аның канатларында бөтен салават күпере төсләрен күрә алабыз. Тропик урманнардан булуы аның тышкы кыяфәтеннән үк күренеп тора.
Бездә Кеша исемле тутый кош яши. Кеша үзенең артыңнан күзәтүне, аның белән сөйләшүне бик ярата. Өйдә үзе генә калгач, истә калдырган сүзләр белән үз-үзен мактый башлый: "Кеша яхшы", "Акыллы", "Кеша − искиткеч кошчык". Чынлыкта, ул мактанмый, ә без әйткән сүзләрне кабатлый гына. Кайбер тутый кошлар бик күп сүзләр беләләр һәм тулы җөмләләр дә төзи алалар.
Кеша − бик дус кош. Аңа игътибарны киметсәң, ул үз сурәте белән сөйләшә башлый. Кешаның томшыгы белән көзгегә сугуын, бер җирдән икенче җиргә очып йөрүен һәм, башын күтәреп, канатларын җәеп, үз-үзенә нәрсәдер исбат итүен күзәтеп торуы бик кызык.
Кеша − кызыксынучан тутый кош. Аңа кемнең нәрсә эшләгәнен белергә кирәк. Мин, чәй эчәр алдыннан, нәрсә дә булса кисә башласам, Кеша бер кисәген алып кача. Бер тапкыр ул әни җылыткан ашка очып керде. Ярый әле аш җылынырга өлгермәгән иде.
Кеша безнең гаиләне бик яхшы белә һәм бездән курыкмый. Ул башка, җилкәгә утырып, кешенең нәрсә эшләгәнен күзәтә. Белмәгән кеше янына ул беркайчан да якын очмас.
Мин, Кешаны күзәтеп, тутый кошлар турында бик күп мәгълүмат белдем.
ссылка

Ответ от 3 ответа[гуру]
Привет! Вот подборка тем с похожими вопросами и ответами на Ваш вопрос: Помогите по татарскому. очень сильно нужно плиззззззззз !!!нуңно на ЗАВТРА .
 

Ответить на вопрос:

Имя*

E-mail:*

Текст ответа:*
Проверочный код(введите 22):*