башкирская сказка камыр батыр



Автор Алина Юлдашева задал вопрос в разделе Другое

Пересказ сказки на татарском языке Камыр батыр на татарском языке Камыр батыр и получил лучший ответ

Ответ от Вахит Шавалиев[гуру]
Камыр Батыр
Борын-борын заманда, кәҗә команда, әби-бабай тумас борын, әти белән икәү генә торган чагында, бар иде бер карт белән карчык. Аларның балалары юк иде, шуңар кайгылары бик зур иде.
Бер заман болар исәпләделәр, уйладылар да камырдан бер бала сыны ясап куйдылар. Әби чыгып китте сыер савырга, бабай чыгып китте утын ярырга.
Керсәләр, исләре китте, акыллары таралды: камыр сыны, малай булып, кәҗә бәтиләре белән уйнап йөри.
Камыр малай төн үсә, көн үсә, ай үсәсен көн үсә, ел үсәсен ай үсә. Бабай ясап бирде, ди, моңа шартаяк. Малай бер таянган иде, ди, шартаяк шарт итеп сынды, ди. Бабай төшеп китте, ди, тимерчегә, ясатты, ди, моңа тимер шартаяк. Малай бер көнне урамга чыга — бер малайның аягын сындырып керә, икенче көнне чыга — икенче малайның муенын сындырып керә, ди.
Шуннан соң авыл халкы җыелып бабайга әйтәләр:
— Малаең малай төсле түгел, балаларны имгәтеп бетерә, теләсәң кая куй! — диләр.
Чыгып китә малай дөнья гизәргә. Көн китә, атна китә, ай китә, ел китә, бер саплам җир китә. Барып керә, ди, бу бер карурманга. Очрый, ди, моңа аягын тышаулаган бер кеше.
Камыр батыр сорый моңардан:
— Нишләп тышауладың бу аягыңны? — ди.
Теге кеше әйтә:
— Миңа болай да таманга туры килә әле,— ди,— аягымны ычкындырсам, мин күккә очам, минем арттан кош-корт та очып җитә алмый,— ди.
Камыр батыр моны үзе белән ияртеп китә, ди.
Баралар-баралар, ди, бара торгач, очрый, ди, боларга борын тишеген бармагы белән кысып утырган бер кеше.
Камыр батыр сорый моңардан:
— Нишләп болай борын тишегеңне кысып утырасың? — ди.
Теге кеше әйтә:
— Миңа болай да таманга туры килә әле,— ди.— Югыйсә, дөньяда зилзилә куба, бер борын тишеге белән өрдереп тә биш ташлы тегермән әйләндерәм мин,— ди.
Камыр батыр моны да үзе белән ияртеп алып китә.
Баралар-баралар, ди, болар. Очрый, ди, боларга эшләпәсен кырын гына салган ак сакаллы бер бабай.
Камыр батыр сорый моңардан:
— Нишләп болай эшләпәңне кырын гына салдың? — ди.
Теге бабай әйтә:
— Миңа болай да таманга килә әле,— ди.— Мин эшләпәмне турыга кисәм, күз ачмаслык буран чыга, басып кисәм, җир йөзенә ике илле боз ката,— ди.
Камыр батыр монысын да үзе белән ияртеп китә, ди.
Баралар-баралар, ди, болар, очрый, ди, боларга ук төзәп торучы тагын бер кеше.

Ответ от 3 ответа[гуру]
Привет! Вот подборка тем с похожими вопросами и ответами на Ваш вопрос: Пересказ сказки на татарском языке Камыр батыр на татарском языке Камыр батыр
 

Ответить на вопрос:

Имя*

E-mail:*

Текст ответа:*
Проверочный код(введите 22):*