г ибрагимов казак кызы



Автор сафия валиева задал вопрос в разделе Школы

"казак кызы" сочинение на татарском, пожалуйста помогите;) и получил лучший ответ

Ответ от Вахит Шавалиев[гуру]
Инша / Галимҗан Ибраһимовның «Казакъ кызы» романында Карлыгач-Сылу образы
Киң дала, күрәсең гуй, ана җаткан.
Җебектәй җәсел чүктә битен җапкан,
Аскар тау, балдай татлы сулары бар,
Ана шул анам иде мине тапкан... <уң>
«Казакъ кызы» романы — татар әдәбиятының иң күркәм бер үрнәге, классик әдип Галимҗан Ибраһимов иҗатының матур бер җимеше санала. Әсәрдә барган вакыйгалар XIX гасыр ахырына — XX гасыр башына карый. Бу вакытта Казакъстанның Россия белән кушылу процессы бара, шул сәбәпле гади, борынгыдан килгән дала тормышына, гореф-гадәтләренә капиталистик мөнәсәбәтләр үтеп керә башлый. Киң далада җир өчен, власть өчен ыруглар арасында тарткалаш китә. Чөнки җир казакъ халкы өчен иң кирәк нәрсә, иң зур байлык булып санала. Шушы изге җир аларның малларын тукландыра, җир юмарт булганда гына казакъ үз тормышының иминлеге, муллыгы өчен борчылмый.
Читтән караганда гади генә булган, цивилизациясез дала тормышының эченә үтеп керсәң, катлаулы тормыш белән күзгә-күз очрашасың. Әдип казакъ хатын-кызларының тормышын, аларның җәмгыятьтә, илдә тоткан урынын бәян итеп менә шушы борчулы, тынгысыз тормыш белән бергә үрелдереп барган. Әсәрнең төп герое — казакъ кызы Карлыгач-Сылу образы аша казакъ хатын-кызларының гына түгел, мөселман хатын-кызларының да иреккә, хөррияткә тартылган күңелләре сурәтләнгән. Тик барыбер дә дала тормышы белән татар хатын-кызлары тормышы аерыла. Фатих Әмирханның Хәяты, Г. Исхакыйның «Көз» хикәясендәге Гөлсем үз бәхетләре өчен көрәшә алмыйлар, искелек кануннарына буйсыналар. Ә Карлыгач-Сылу каушап калмый, зур кыюлык күрсәтеп, бәхетен таба. Бәлки аның кыюлыгына иркен дала тормышы, ирекнең алай ук кысылмаган булуы, кызның бердәнбер бала булып әнисе кочагында назланып, әтисе кулында иркәләнеп үсүе сәбәпче булгандыр. Ни генә булмасын, Карлыгач-Сылуның ничә гасырлар буена сакланып килгән гореф-гадәтләрне җимереп, үзен сатыла торган курчак түгел, ә шәхес итеп күрсәтүенә сокланмыйча мөмкин түгел. Яшь ярымлык вакытта сарман ыругының кыз баласы Карлыгач кара-айгыр ыругының Калтай атлы яшь ир баласына әйттерелә. Бу да казакъ далаларында күп гомерләр яшәп килгән бер йола булып, ике ыругның дуслыгын тагын да ныграк беркетү өчен эшләнә. Ыруглар арасындагы сайлаулар вакытында дошманнарны җиңү өчен бу бердәмлек бик кирәк була.
Еллар үтә... Мал симертеп, мал үрчетеп, җәйләүдән җәйләүгә күченеп, казакъ тормышы әкрен генә бер көйгә ага. Шул арада Сарсымбай кызы Карлыгач та үсеп 18 яшенә җитә. Чибәрлеге җырларда җырланырлык кыз була ул. «Тавышы өчен аны былбыл диләр. Аның зифа буен төз камышка охшаталар — биле нечкә, күзләре тирән, керфекләре уктай, үзе айдай, дип мактыйлар. Ил эчендә дә коры исеме белән генә әйтмичә, Карлыгачсылу дип атыйлар». Шуның өстенә кызның акыллы, тапкыр сүзле, җитез, кыю булуын да искә алсак, аны чын хәзинә дип атарга булыр иде. Тик кызның булачак ире Карлыгач-Сылуның капмау каршысы була. Тәбәнәк гәүдәле, ямьсез йөзле, шуның өстенә акылы ягыннан да аерылып тормаган, начар, кара эчле егеткә карата кызның күңелендә җирәнү һәм нәфрәттән башка хис булмый. Горур казакъ кызында басынкылыкның әсәре дә булмый. Шуңа күрә дә ул Калтайны кире борып җибәрә. Эшнең нәрсәдә икәнен аңлап алган егет: «Яхшы атадан туган ул яман Сылу белән безнең кара-айгыр йорты ничек исәпләшергә белер!» — дип янаса да, бу сүзләр Карлыгач-Сылуны куркытмыйлар. Ул инде үзенең язмышын ачык күзаллый, куйган максатыннан читкә тайпылмавын аның Айбалага әйткән сүзләреннән үк аңлап була. Кыз бәлки Калтайга барырга да каршы килмәс иде. Бәлки ыруглар арасында тавыш чыкмасын өчен әти-әнисенең сүзенә дә риза булыр иде. Тик дала кызының күңеле башкада була шул.
Арыслан атлы егетне Карлыгач-Сылу беренче мәртәбә 16 яшендә очрата. Шуннан бирле кыз белән егет арасында тамырлык, дуслык башланып китә. Ике елга элек сөргенгә сөрелгән бу егетнең кайту хәбәре килгән.
Источник:

Ответ от Айрат аскаров[новичек]
казак далаларынын ирек сэюче кызы

Ответ от 3 ответа[гуру]
Привет! Вот подборка тем с ответами на Ваш вопрос: "казак кызы" сочинение на татарском, пожалуйста помогите;)
спросили в Другое Булган
сочинение на татарском, на тему "Әгәр дә мин Нурия урынында булсам... " (Гариф Ахунов "Идел кызы")
40. Г. Ахунов "Идел кызы". Г. Тукай премия лауреаты тат халык язучысы, күп романнар авторы. Г. А.
подробнее...

освоение Сибири и Дальнего Востока
В освоении Сибири и Дальнего Востока русскими тесно переплелись вольнона-родное стихийное заселение
подробнее...
спросили в 1637 год
Крепость Азов вошла в состав Российского государства при ком?
Славной страницей Российской истории стала борьба Донского казачества с турецким Азовом в ХVI-ХVII
подробнее...

Какой город когда то раньше называли столицей Сибири? Какой город? Название и примерное местонахождение.
Бывшая столица Сибири - Тобольск

Географическое положение решает всё — так сказали бы в
подробнее...
спросили в Общество 16 января
Мы грабим награбленное-сказал ленин а у кого подслушал эту фразу?
Грабь награбленное

Первоисточник — речь (24 января 1918 г.) , которую произнес В. И.
подробнее...
Ответ от 3 ответа[гуру]
Привет! Вот еще темы с похожими вопросами:
спросили в 1542 год
кто такой Ермак Тимофеевич? Его характеристику срочно надо..
Ерма́к Тимофе́евич Аленин (1532/1534/1542 — 6 августа 1585) — русский казачий атаман,
подробнее...
спросили в Другое
восстание под предводительством Булавина?
3. Восстание на Дону под предводительством К. Булавина

В 1705 г. донские казаки не
подробнее...

В чем отличия арапника, нагайки и кнута?
Арапник или арапленик - длинный охотничий бич или кнут с пеньковым, волосяным или шелковым навоем
подробнее...
спросили в Другое 1542 год
расскажите о судьбе Ермака.
Ермак Тимофеевич Аленин (1532/1534/1542 — 6 августа 1585) — казачий атаман, исторический
подробнее...
спросили в Другое 17 век
Внешняя политика России 17 века кратко
В 1569 г. южная половина великого Литовского княжества, в которую входили Киевская земля, Волынь и
подробнее...
спросили в Другое июл.17
почему отношения с речью посполитой оставались главным направлением внешней политики на протяжении всего 17 века?
К середине XVII в. основными задачами внешней политики
России становятся: на западе и
подробнее...
спросили в 1376 год
происхождение ногайцев?
В конце 14 в. верховный военачальник Золотой Орды Эдиге собрал основную массу своих соплеменников –
подробнее...

Что такое Запорожская Сечь???
Запорожская Сечь - общественно-политическая и военно-административная организация украинского
подробнее...
спросили в Булган Зендая
помогите срочно!!! По татарскому языку. Сочинение йозек кашы Айдарга хат. ( по татарски)
Повестьтагы вакыйгалар Айдар исеменнән сөйләнә. Төп өлеш Айдарның хатыннан гыйбарәт. Әсәр билгесез
подробнее...
Ибрагимов Галимджан Гирфанович на Википедии
Посмотрите статью на википедии про Ибрагимов Галимджан Гирфанович
 

Ответить на вопрос:

Имя*

E-mail:*

Текст ответа:*
Проверочный код(введите 22):*