польские пословицы и поговорки с переводом



финские пословицы и поговорки с переводом

Автор Varya Patrakova задал вопрос в разделе Домашние задания

Подскажите пословицы и поговорки про Родину на татарском языке с переводом. и получил лучший ответ

Ответ от Вахит Шавалиев[гуру]
* Кардәш җыелса, кавем булыр, Сыер җыелса, савым булыр.
* Очырырга җил көчле, Узышырга ил көчле.
* Оясыз сандугач сайрамый.
* Сыерчык диңгез артына китсә дә үз туган оясына кайта.
* Таянма билеңә, таян илеңә.
* Ташлама илеңне, кан басар күзеңне.
* Туган җиргә туың (ту — байрак) тек.
* Туган җирдәй җир булмас, Туган илдәй ил булмас.
* Туган илең — туган анаң.
* Туган илнең кадерен читтә йөрсәң белерсең.
* Туган илнең эте дә якын.
* Туган туфракка баскан эз суынмый.
* Туган-үскән җирдән дә матур җир булмас.
* Халык йорты — туган ил.
* Халык көе еракка ишетелер.
* Халык көче таш яра.
* Халык картаймый.
* Халыкка ошаса, тәкмәч ат!
* Халыкка хыянәт — Ватанга хыянәт.
* Һәр халыкның бер холкы бар.
* Үзем өчен туганмын, Илем өчен үләрмен.
* Үз илем — алтын бишек, Кеше иле — үтә тишек.
* Үз илем үземә кадерле.
* Үз илең гөлстан, Кеше иле гүрстан.
* Үз халкыңны үз итсәң, ят халыкка кол булмассың.
* Үз халкын сөймәгән башка халыкны да сөймәс.
* Үлсәң дә туган җиреңә ябыш.
* Фәлән җирдә файда бар, Үз җиреңдәй кайда бар?
* Һәр гөл үз сабагында чәчәк атар.
* Һәр илнең үз йоласы.
* Һәркемнең үз Ватаны алтын, йөрәк төбе ялкын.
* Чит җирнең читен минутлары күп була.
* Чит җирдә мал да җирси.
* Чит илнең карчыгасы — үз илеңнең каргасы.
* Читтә йөргән тарыгыр, Туган илен сагыныр.
* Чыпчык та "чытырманым! " дигән.
* Чыпчык чыбыгым, ди, Карга каеным, ди.
* Эт тә үз йортын белә.
* Этнең тамагы кайда туйса, иле шунда.
* Эт ыруын танымас.
* Йә халыкка ияр, Йә халыкны иярт!

Ответ от Алена Гаврилова[новичек]
класс

Ответ от 3 ответа[гуру]
Привет! Вот подборка тем с похожими вопросами и ответами на Ваш вопрос: Подскажите пословицы и поговорки про Родину на татарском языке с переводом.
 

Ответить на вопрос:

Имя*

E-mail:*

Текст ответа:*
Проверочный код(введите 22):*