а матросов батырлыгын кабатлаган идрисов



Автор LA задал вопрос в разделе ВУЗы, Колледжи

(предмет татарская литература) и получил лучший ответ

Ответ от Вахит Шавалиев[гуру]
Авторның “Чәчәкләр сөйли белә” дигән документаль повесте 1967елда языла. Монда сүз халкыбызның батыр улы А. Матросов батырлыгын кабатлаган Барый Шәвәлиев турында бара.
Повесть эчке монолог рәвешендә язылган. Барый Шәвәлиевнең бала чагы, ул туып-үскән авыл, аның табигате тасвирланган. Язучы Барый үскән тирәлекне тасвирлауга зур игътибар бирә. Барыйның рухи җитлегү чоры сугыш вакытына туры килә. Өлкәннәрдән алга узып йөрмәгән, үзенә таләпчән бу сабыр егет сугышта бик тиз абруй казана. Аны командир Ильченко һәрвакыт башкаларга үрнәк итеп куя. Барый хәлеткич минутларда да сынатмый, һөҗүм итүче гаскәрләр өстенә үлем уты яудырган фашист пулеметын күкрәге белән каплап, полкташларына сугышчан бурычны үтәргә ярдәм итә. Әлбәттә,тормышны өзелеп сөйгән Барый Шәвәлиев күңелендә Ватан алдындагы изге бурыч белән яшисе килү теләге аз тартышмагандыр, ләкин герой егет яшисе килү теләген җиңеп, Ватан алдында изге бурычын үти.
Бөек Ватан сугышында Барый Шәвәлиев кебек үк меңнәрчә сугышчы Ватан алдында изге бурычын үз гомере бәрабәренә үти. Моңа мисал итеп Ш. Рәкыйповның “ Кайдан син, Жан? ” әсәреннән партизан разведчигы Иван Кабушкинны китерергә мөмкин. Ул кабәхәт гестапо тырнагында да кешелек сыйфатларын югалтмый һәм батырларча һәлак була.
ссылка

Ответ от 3 ответа[гуру]
Привет! Вот подборка тем с похожими вопросами и ответами на Ваш вопрос: (предмет татарская литература)
 

Ответить на вопрос:

Имя*

E-mail:*

Текст ответа:*
Проверочный код(введите 22):*