фатих хосни биография на татарском



Биография фатиха карима на татарском языке

Автор Лилия Фаттахутдинова задал вопрос в разделе Домашние задания

реферат про фатиха карима на татарском языке! срочно и получил лучший ответ

Ответ от Вахит Шавалиев[гуру]
Бөек Ватан сугышында илебезнең азатлыгы өчен корбан булган батыр милләттәшләребезнең якты истәлеген хәтердә яңартканда, Фатих Кәрим шәхесе үзенең аеруча үзенчәлекле булуы белән игътибарны ныграк җәлеп итә. Халкыбыз аның белән горурлана, сугыш шартларындагы иҗади эшчәнлегенә соклана, Туган иленә, сөйгән халкына булган чиксез мәхәббәте алдында баш ия.
Сугыш елларында Фатих Кәрим чын мәгънәсендә иҗади батырлык үрнәге күрсәтте. Өч ел вакыт эчендә ул әдәби казаныш саналырлык йөз иллеләп шигырь, сигез поэма, ике чәчмә повесть, бер драма әсәре иҗат итте. Шулай итеп, үзен төрле жанрларда сынап карады. Аларда халкыбызның күпсанлы образлары гәүдәләнде. Сугыш чоры иҗаты язучы иҗатының иң югары ноктасы булып тора.
Фатих Кәрим Бөек Ватан сугышында каләме белән генә түгел, коралы белән дә оста көрәшә. Сугыш кырында үзен аямыйча, хәрби бурычларны җиренә җиткереп үтәгәне өчен, ул күп тапкырлар язма котлаулар ала, фронтта гади солдаттан взвод командиры дәрәҗәсенә күтәрелә. Батырлыгы өчен 1945 елның алтынчы февралендә Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә.
Фатих Кәрим - бөек Ватаныбызның тугрылыклы солдаты, үз иле, үз туган җире, туган туфрагы өчен чын күңеленнән кайгыртучы батыр сугышчы, кайнар йөрәкле шагыйрь. Фашизмга каршы авыр көрәш көннәрендә ул җырны байрак итеп күтәрде, аны батырлар данын мәңгеләштерә торган үлемсез һәйкәл, буыннардан буыннарга күчә торган халык мәхәббәте итеп күрде.
Үләм икән, үкенечле түгел
Бу үлемнең миңа килүе,
Бөек җыр ул - Бөек Ватан өчен
Сугыш кырларында үлүе, -
дип язды ул «Ватаным өчен» шигырендә.
Шагыйрь иҗатында фашистларның ерткычлыгын, явызлыгын ана һәм бала язмышында күрсәтә үзәк өзгеч юлларда бирелә:
Ана, мәрхәмәтле газиз ана,
Я, әйт әле әйтче, - аларның,
Канлы куллар белән каерып алып,
Күкрәгенә кыскан балаңны
Танк асларына ыргытуын
Күрер көнгә калыйкмыни без?!
«Туктатыйк»
Менә шагыйрьнең «Гөлсем» поэмасы:
Көлә доктор, сыйпап пеләшен:
- Бик беләсең килсә, менә шул-
Яра ямау өчен, балаңның
Бераз тиресен тунап аламын
«Гөлсем»
Шушы дүртьюллыкта гына да нинди вәхшилек, кансызлык, фашист докторының күңелендә бернинди кызгану хисе булмаганлыгы ята. Немец фашистларының безнең илне яулап алырга теләүләрендә бу баланың, бала анасы - Гөлсемнең ни гаебе бар? Ә ник баланы тилмертергә кирәк, ул нәрсәдә гаепләнә, ни өчен аны газаплыйлар?... Поэманы укыганнан соң әнә шундый сораулар күңелне газаплыйлар, йөрәкне телгәлиләр.
«Партизан хатыны» поэмасында да шул ук сугыш фаҗигасе чагыла. Әлеге поэмада вакыйгалар фашист-ерткычларның чын йөзен бөтен дөньяга фаш итәрлек дәрәҗәдә көчле итеп бирелгәннәр:
Сыны гына түгел, сулышы да
Сине хәтерләткән улыңның
Күкрәгенә немец хәнҗәр кадап,
Каерып алды ана кулыннан.
Саран, ләкин ышандырырлык буяулар белән эш итә белгән Ф. Кәрим проза өлкәсендә дә яңа уңышка ирешә. 1944 елны ул солдат дуслыгын, төрле милләтләрдән җыелган совет армиясенең рухи һәм сугышчан бердәмлеген уңышлы чагылдырган икенче повестен – «Язгы төндә»не тәмам итә. «Шакир Шигаев» исемле нигездә уңышлы гына эшләнгән пьсаны язып бетерүе дә Ф. Кәримнең иҗат уңышы булып тора

Ответ от 3 ответа[гуру]
Привет! Вот подборка тем с ответами на Ваш вопрос: реферат про фатиха карима на татарском языке! срочно

Срочно! Помогите пожалуйста найти информацию про татарского писателя фатиха Карима.
КАРИМ (Каримов) Фатых Гильманович (1909-45), татарский поэт. Поэмы и стихи о коллективизации и
подробнее...
спросили в Сендай
свадебные поздравления на татарском языке
Свадебные поздравления на татарском языке
Туй котлаулары
* * *
Очраштырган сезне язмыш,
подробнее...
спросили в 70 лет
поздравдения на 70 летие организации на татарском языке
Тут много пздравлений на татарском:
Татарча котлаулар - Татарская культура
70 яшь тулу
подробнее...
спросили в Общество
Вы любите фильмы на татарском языке?
Чтоб татарские фильмы - не очень) они не интересны мне по сюжету (это обычно сериалы) . а вот
подробнее...
спросили в Permopsocida
как перевести на татарский язык стена, племянник?
стена сущ дивар
[ссылка появится после проверки модератором]
племянник сущ
подробнее...
Ответ от 3 ответа[гуру]
Привет! Вот еще темы с похожими вопросами:

Где можно бесплатно скачать электронные книги на татарском языке?
Я сам лично долго и кропотливо искал где можно скачать книги бесплатно на татарском языке. Но, к
подробнее...
спросили в 1175 год 1198 год
пожалуйста надите мне биографию галимжана ибрахимова на татарском
Галимҗан Ибраһимов тәрҗемәи хәле
Габдулла Тукай, Гаяз
подробнее...

пословицы на татарском языке с переводом на русский срочно
Сүзең-китап, үзеңку так;
Сүзең-мәкалә,үзең әкәлә;
Пүтен сегә халыкның күтен;
Кем
подробнее...

Татары!!!!Помогите написать поздравление с днем рождения на татарском языке
думаю, можно сказать: "Туган кенен белян котлайым! Иссеннек, саулык, бэхетле тормош, муххабэт хэм
подробнее...
спросили в Хуши
как здравствуй на татарском языке? хочу другу приятное сделать, а тупая))
Здравствуйте-Исәнмесез!
Привет-Сәлам!
Погляди здесь))
Источник: и
подробнее...
спросили в Permopsocida
Нужен правильный перевод на татарский язык
Принимай:
Татарстанның политик, җәмәгать һәм
подробнее...
спросили в Другое Алга
Нужно написать сочинение на татарском языке нэрсэ ул бэхет! пж
Тормышта бердәнбер бәхет – ул һәрвакыт алга омтылыш Э. Золя

(эссе)

Нәрсә ул
подробнее...
спросили в Интернет 11 марта
Стихи на 8 марта маме НА ТАТАРСКОМ ЯЗЫКЕ! И никаких ссылок пж
Әниләр бәйрәме (С. Сөләйманова)

Кояш көлә, мин елмаям,

8 нче Март бүген.подробнее...

Как будет слово "кошка" на ТАТАРСКОМ и БАШКИРСКОМ языках?
«Кошка» на татарский язык переводится двумя словами – «мэче» и «песи» .подробнее...
Карим Фатых на Википедии
Посмотрите статью на википедии про Карим Фатых
 

Ответить на вопрос:

Имя*

E-mail:*

Текст ответа:*
Проверочный код(введите 22):*